Пятница, 26.04.2024, 13:07
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » Матбугат » Ватан тат

Белгечләр үзебезгә кирәк
Бүген Россия – икъдисадый яктан үсә баручы илләрнең берсе. Әмма заманча белемле кадрларга кытлык кичерә. Бигрәк тә, урта һөнәри белемле яшьләр аз. Ник дигәндә, барыбызның да акча түләп булса да, югары уку йортында белем аласы килә.
Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучыларын дәрә­җәләре төшкән техникумнарга да җәлеп итү чарасын таба башладылар. Германиянең "Метро" сәүдә ширкәте белән хезмәттәшлек урнаштыру нәтиҗәсендә, Казан сәүдә техникумы заманча алыш-биреш серләренә төшенә.
Әлеге программа нигезендә һөнәри уку йортлары 2004 елдан бирле белгечләр әзерләп чыгара. 2005-2007 елларда әлеге проектка Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Ярославль, Ростов-Дон, Самара, Екатеринбург, Краснодар, Волгоград, Төмән, Липецк, Воронеж, Оренбург, Чиләбе шәһәрләре дә кушылды. Хәзерге вакытта әлеге программа 15 шәһәрнең 25 һөнәри уку йортында гамәлгә ашырыла. Узган уку елында Германия сәүдә үзәге проекты буенча 1168 студент чыныгу алган. Казанда гына да 2007-2008 елда 214 студент әлеге проектта катнашкан. Ике елга сузылган белем туплау ике өлештән тора: шә­кертләр укый да, алган гыйлемнәрен гамәлдә дә сынап карый. Студенларны заманча технологияләр белән эшләргә, базар шартлары үзенчәлекләренә, хәтта сатып алучы белән әңгәмә корырга да өйрәтәләр икән. Укытучыларны исә Германиядә төзел­гән өстәмә укыту әсбаплары белән тәэмин итәләр. Укытучылар Мәс­кәүдә һәм Германиядә белемнәрен камилләштерү мөм­кинлегенә ия. Телевизор экраннары аша, югары белемле кеше эш таба алмый, ә техникум бетерүчеләргә бөтен юллар ачык, дип реклама күрсәтеп кенә, берәүне дә ышандырып булмый. Сәүдә техникумы директоры Андрей Артемьев әйткәнчә, студент, диплом алганчы, кайда эшләячәген белеп торырга тиеш. Әлеге проект студентка нәкъ шундый мөмкинлек тудыра.
Әмма иң сәләтле студент­ларыбыз чит илгә китеп бетмәсме, дигән уй да куркыта. Чөнки Европа илләрендә эш шартлары, хезмәт хакы яхшырак. Ә безнең студентлар чит ил методикасы ярдәмендә белем туплый. Германия сәүдә ширкәте бик күп илләр белән хезмәттәшлек итә. Ширкәт вәкилләре заманча белемгә ия булган һөнәр белгечләрен чүпләп тормас, дигән өметтә каласы килә. Алар ышандыруынча, белгечләр Татарстанның үзенә кирәк булачак.

 Александр Долгов

Д.Бунтуков фотосы
Категория: Ватан тат | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 695 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0