Вторник, 23.04.2024, 10:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог статей

Главная » Статьи » файдалы киңәш » Киңәш

Җиләкле җәй
Җиләкле җәй
 Июль ае – бакчаларда җиләк-җимеш өлгергән чор. Бу вакытта уңган хуҗабикәләр берсеннән-берсе тәмле җиләкләрдән ниләр генә әзерләми. Әйдәгез, бергәләп төрле рецептларны караштырыйк әле. Кем белә, бәлки безнең киңәшне тотып әзерләнгән кайнатмалар иң тәмлесе булыр…
Банан һәм рәвәҗдән джем
 500 г рәвәҗ, 500 г шикәр комы, 250 г банан кирәк.
Рәвәҗне чистартырга, 2 см зурлыкта турарга. Шикәр комы белән болгатып, 2 сәгатькә бүлмә температурасына куярга. Шуңа юка түгәрәкләр итеп туралган банан өстәргә. Болгатырга да сүлпән утта 3 минут чамасы кайнатырга. Джемны уттан алуга, чиста банкаларга салып, капкачлап куярга.
1 кг җир җиләге, 400 г шикәр комы кирәк.
 Җир җиләген яхшылып юарга, "күлмәкләрен" салдырырга. Тирән эчле савытка салырга да, өстенә шикәр комы сибеп, 4-5 сәгатькә суыткычка куярга.
Шикәрле җиләкләрне кәстрүлгә бушатырга. Сүлпән утта кайнатып чыгарырга да, өстенә җыелган күбекләрен алып, 5 минут кайнатырга.
Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга. Капкачлы ягы белән банкаларны тезеп, суытырга. Суынганнан соң суыткычта сакларга.
Үз   1 литрлы банкага 750 г кара җиләк, 150 г шикәр комы кирәк.
Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Банкаларга җиләкне шикәр комы белән аралаштырып тутырырга. Банканы капкачлап, сулы ваннада суы кайнап чыкканнан соң 8 минут чамасы стерильләштерергә.
Икенче ысул. 1 литрлы банкага 850 г җиләк.
Кара җиләкне яхшылап юарга, суын саркытырга. Алдан әзерләп куелган банкага 850 грамм җиләк кереп беткәнче селкетә-селкетә тутырырга. Капкачлаганнан соң 10 минут стерильләштерергә.
 Кызыл карлыганны сабакларыннан арындырырга, юарга. Җиләкләрен сытып, иләк аша үткәрергә.
2 литр сокка 2 кг шикәр комы салып болгатырга. 2-3 сәгатькә салкын урынга куеп, болгаткалап торырга. Банкаларга тутырып, капкачламыйча 2-3 көн тотарга. Шуннан соң банкаларны капкачлап, ике көн дәвамында кояш нурлары астында куярга. Әлеге желены коры урында сакларга кирәк.
Сырганактан
 1 кг ташкабак, 1 кг шикәр комы, 400 г сырганак кирәк.
Ташкабакны шакмаклап турарга да шикәр комы белән болгатырга. Согы бүленеп чыкканнан соң утка куярга. Кайнап чыкканнан соң 5 минут кайнатырга һәм суытырга. Ике тапкыр шулай кабатлаганнан соң, өченчесендә 10 минут кайнатырга. Бу вакытта кайнатмага сырганак та өстәргә.
Кара һәм каен җиләгеннән
 1 кг каен җиләге, 200 гр кара җиләк, 1 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк.
Суга шикәр комы салып, сироп кайнатырга. Шуңа җиләкне салып болгатырга. 3-4 сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, сүлпән утка кайнатырга куярга. Стерильләштерелгән банкаларга салып, салкын урында сакларга.

Категория: Киңәш | Добавил: awilim (09.07.2008)
Просмотров: 2386 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0