Суббота, 16.12.2017, 06:06
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2009 » Август » 26 » Торналар тошкэн җирдэ
13:54
Торналар тошкэн җирдэ
«Шәһри Казан» газетасы «Арскнефтепродукт» ААҖ белән берлектә Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге «Торналар төшкән җирдә» конкурсын башлап җибәрде. Хөрмәтле укучылар, сездән туган җирне, авылларны саклап калу хакына зур игелек кылган кешеләр турындагы язмалар көтелә. Конкурска килгән мәкаләләр газетаның җомга санында чыга торган «И, авыл…» сәхифәсендә урын алачак. Мәкаләләрнең күләме 2-3 биттән артмасын иде (кыскалыкта – осталык). Конкурс 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. 15 декабрь көнне җиңүчеләрне «Шәһри Казан» үзенә чакырачак. Җиңүчеләрне түбәндәге бүләкләр көтә: 1 нче урын – ноутбук, 2 – фотоаппарат, 3 – телевизор, биш кызыксындыру бүләге – кесә телефоннары. Ә әлегә игътибарыгызга конкурс темасына кагылышлы ике язма.

ГАРЬЛӘНЕП ҮЛӘРСЕҢ, БИЛЛӘҺИ

«Элекке чорларда халыкка алпавыт урманнарына керергә ярамаган. Урман каравылчылары, җиләк-гөмбә җыючы кызларны күрсәләр, камчылар белән кыйнап, куалап чыгара торган булганнар», – дип сөйли торган иде Әминә әбием. Мәктәптә укытучыларыбыздан: «Урманнар, сулар, заводлар, фабрикалар – бөтен халык байлыгы», – дигән тәрбия алып үскәнлектән, бала чакта әбинең кыйссалары бик үк ышандырмый да иде хәтта/

Язмышларыбыз кабат «алпавыт заманнары»на тоташыр дип кемнәр уйлаган?! СССР дәүләте таркатылып, Россиядә базар икътисады – капиталистик җәмгыять урнаштырылды. Хосусыйлаштыру (приватизация) дигән сәер сүз астында заводлар һәм фабрикалар шәхси кулларга күчте.

Авыл җирлегендә колхозлар һәм совхозлар халыктан сорап та тормыйча туздырылды. Сыер савучы хатын-кызларның, сәнәкләр күтәреп, елаша-кычкырыша терлекләрне таратмаска тырышулары да ярдәм итмәде. Шуннан соң «инвестор» дигән сүз-хәбәр таралды. «Вамин», «Кызыл Шәрык-агро», «Кулон» кебек инвесторлар кайбер авылларны үз канатлары астына алдылар. Ләкин ни пай җирләре рәсмиләштерелмәгән, ни авыл хуҗалыгы кооперативына яңадан берләшмәгән, ни инвесторы булмаган торак пунктлар да җитәрлек әле.

Совет чорында тәрбияләнеп үскән бер генә кеше дә җир-суларның аерым затларга сатылуын тыныч кына кабул итә алмый торгандыр, мөгаен. Елга-күлләр алар инде берничә гектарлы пай җире генә түгел. Балык Бистәсе районындагы Казаклар Чаллысы авылында, мәсәлән, бер иптәш, шушы тирәдәге плотинаны арендага алып, балык үрчетә башлаган. Чит кешеләрнең инде биредә балык каптырып утырырга хаклары юк, каравылчылар ипләп кенә куалап җибәрәләр. Ярар, плотинаны арендага алсын да ди инде, тик бала-чаганың күңел хакы өчен билгеле бер түләү бәрабәренә балык тоту мөмкинлеге тудырырга була лабаса. Арчадагы балык үрчетү күлендә түләүле тәртиптә балык чирттереп утыру оештырылган бит әнә.

Әгәр кеше теге яки бу күлне, ясалма сулыкны арендага ала икән, аның тирәсендәге чисталыкны да сакларга бурычлыдыр, миңа калса.

 Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Күки, Ямаш, Балтач авылларына урман аланлыкларында нигез салынган. Борынгы бабайлар иген чәчәр өчен, урман төпли-төпли, ягъни агачларны кисә-кисә, кырлар барлыкка китергәннәр. Шул кырлар, елга-күлләр авылга һәм аның халкына өч тиенлек тә файда китермәгән аерым кеше (инвестор) кулына күчеп, балык тотудан, җиләк җыюдан, терлекләреңне йөртүдән мәхрүм калгач, гарьләнеп үләрсең, билләһи.

 Дамир БӘДРИЕВ.

 КАПКАГЫЗ ЯБЫЛМАСЫН!
Туып үскән йортның ишекләрен бикләп калага чыгып киткән көннәремне бүгенгедәй хәтерлим. Авыр, бик авыр булды туган нигезне ташлау. Әмма бүтән чара юк иде. Икегә бүленеп, ике оя булып яшәгәнче, бер казанда кайнау кирәк иде безгә. Бар көчне җыеп, ишеккә йозак элгәннән соң, сары сагышлы авыру кешегә әйләндем. Кояш офыкка кереп югалып, тәрәзәләрдә утлар эленгәч, туган үскән нигеземнең караңгылык эчендә утырганын күз алдыма китерәм дә, йөрәгем сыкравын башкаларга белдермәскә тырышып, матур әдәбиятка үреләм. Менә шулай ничә еллар газапланды минем йөрәк.

 Таныш-белешләр арасында, йортыгызны сатарга кирәк, диючеләр дә булмады түгел, булды. «Буш торган йорт тиз искерә, сатыгыз, бераз гына булса да акчасы булыр», — дип киңәш тә бирделәр. Әрсезрәкләре сорап та килде. Ләкин безнең йортыбызны башкалар кулына бирәсе килмәде. Кем белә, бәлки, ир туганыбыз булса, нигезебез ябылмаган да булыр иде. Алай дисәң, ике-өч малай үскән йортларда да карт-корылар гына яшәп ята. Юк, ишегенә йозак эленгән йортлар яныннан тыныч кына үтә алмыйм мин, үз нигезем искә төшә. Аеруча кышын кары көрәлмәгән капка төпләрен күргәч, йөрәк телгәләнә.

Белмим, әлеге газаплар тагын кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде икән. Ходай мине туып үскән нигезенә кайтып керә алмаучы бер кеше белән очраштырды. Аның белән аралашканнан соң, җилкәмнән авыр йөк төшкәндәй булды.

Алты балага канат биргән нигез дә тарала икән. Биш малай, бер кыз тәгәрәп үскән йортларында яшәүче кеше калмаган боларның. Аны буш тотып булмый дип, сатарга уйлаганнар. Шулай итеп туган нигез читтән кайткан кешеләр кулына күчкән. Башта тынычланып кала алар. Ниһаять, йорт сатылды, хуҗа табылды, янәсе. Ләкин иртәрәк сөенгән булып чыгалар. Икенче җәйдә авылга кунакка кайткач, күңелләре елап килә. Әти-әниләре яшәгәндәге тәртип, чисталыктан җилләр искән. Яңа хуҗалар аларны салкын гына каршы ала. Хәлләрен сорашып, юк-бар сөйләшеп, алып кайткан күчтәнәчләрен калдырып, туып үскән нигезләрендә бер чокыр чәй дә эчә алмыйча чыгып китәләр. Икенче елны исә яңа хуҗалар аларны капкадан да уздырмыйлар.

Танышым миңа бу хакта сөйләгән вакытта бөтен тәнемне ут алды. Тукта, минем кендек каным тамган нигезнең йорты гына бикләнгән, капкасы ачык бит дип үземне тынычландырдым. Кайсы вакытта кайтсам да, кулымда ачкыч, теләгән вакытта ачып керәм. Кара көеп каршы алучы да, бүтән кайтмаса ярар иде дип озатып калучы да юк.

 Шушы сөйләшүдән соң күңелем еламый башлады. Без бит иркенләп кайтабыз да каралты-кура тирәләрен чистартабыз, җимерелгән урыннарын рәтләп, буярга кирәк урыннарны буяп, яңартып киләбез. Бакчага чыгып, үзебез утырткан куакларның, агачларның җимешләрен җыябыз, кайнатып, эшкәртеп куябыз. Теләгән саен мунча ягып, тәнебезгә сихәт алабыз. Кирәк икән, идән уртасына ятып, тәгәрәп ял итәбез. Без анда әле бүген дә чын хуҗалар.

 

Әнисә ФӘХРЕТДИНОВА

Просмотров: 4448 | Добавил: awilim | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 2
2  
awilim.ucoz.org is amazing website, i'm glad i'm reader here
http://www.youtube.com/watch?v=kdFcKBjc25I - Price Harrison odds

1  
I love your awilim.ucoz.org, keep us up to date
http://www.youtube.com/watch?v=wblBs6H9nUI - make money online

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Август 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0