Суббота, 20.04.2024, 12:48
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Ноябрь » 19 » Зилә Вәлиева "Ватаным Татарстан" редакциясендә "туры элемтәдә" дәвамы
21:32
Зилә Вәлиева "Ватаным Татарстан" редакциясендә "туры элемтәдә" дәвамы
Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиеваның "Ватаным Татарстан" редакциясенә "туры элемтә"гә килүе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Телефон аша бирелгән сорауларга җаваплар газетабызның 18 октябрь санында басылып чыкты. Редакциягә шалтыратучылар да, хат аша мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый иде. Әмма сәгать ярым эчендә генә министрга әйтәсе сүзе булган укучыларыбызның барысы да бу мөмкинлектән файдалана алмады. Бүген Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева үзенә аталган өстәмә сорауларга, гозерләргә җавап бирә.

– Мәдәният өлкәсе республиканың башка тармаклары белән чагыштырганда иң аз керем китерә, диләр. Чыннан да, базар шартларында, дәүләт акчасына гына ышанып ятмыйча, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә үз көннәрен үзләре күрергә, акча эшләргә кирәк дип санала. Бүген бу күрсәтмә ничек үтәлә?

– Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр үз көннәрен үзләре күрә һәм дәүләттән башка яши алмый, дигән ике яклы караш бүген дә бәхәс тудыра. Яңача фикер йөртүчеләр, дәүләт сәнгатькә комачауларга да мөмкин, дип бара. Шул ук вакытта әдипләр, рәссамнар, артистлар фәкать дәүләт карамагында гына иҗат итәргә тиеш дип уйлаучылар да шактый. Бүген базар шартларында мәдәният ничек акча эшләргә һәм яңа заман агымында дәүләтнең тоткан роле нинди булырга тиеш соң? Мәдәниятне сәнәгать тармагындагы зур заводлардан кергән керем яки икътисад бизмәне белән үлчәп карау дөрес булмас иде. Сәнгатьтә товар ролен шәхеснең таланты үти. Чынында исә мәдәният акча күп тармакларга инвестор да булып тора. Ул халыкка рухи көч, таяныч булырдай әсәрләр иҗат итә.

 

Әйтик, Камал театрында "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле 31 ел инде сәхнәдә куелып килә. Әлмәндәр картның тамашачыга тәэсирен һәм күпләрнең әлеге образның тормыш девизын үзенә үрнәк итеп алуын бизмәнгә салып үлчәп булмый торгандыр. Спектакль куелган саен Камал театрында алма төшәрлек тә урын булмый. Әгәр бу хезмәтне икътисад тармагы күзлегеннән чыгып фикер йөртсәк, никадәр табыш керер иде икән? Башкарган эшләребезне керем алуга гына кайтарып калдырсак, ул вакытта театрларда спектакль билетлары бик кыйммәт булыр иде. Шуңа күрә сәнгать әсәрләренең тулаем хакын билгели алмыйбыз. Кешенең рухи дөньясына бәя куеп булмый.

 

Дөрес, башка тармаклар кебек мәдәнияттә дә керем һәм чыгым бар. Соңгы елларда үз көнен үзе күрерлек, матди яктан ныгып килгән театрларыбыз, мәдәният учакларыбыз шактый артты. Шәһәр уртасында эшләп килүче театрлар 30 процентка үз-үзләрен тәэмин итә. Казан дәүләт циркының бүгенге табышы 50 процентка җитә. Ә менә эстрада күп акча эшли торган өлкәләрдән санала.

 

Гомумән, мәдәнияттә, иң сыйфатлы товар аз керем китерә, дигән язылмаган канун яшәп килә. Мәсәлән, үзгәртеп кору елларында классик музыка яратучылар эстрада концертына килгән кебек агылып килмәсә дә, композиторлар симфония язудан туктамадылар. Классик әсәрләр күп еллардан соң яңадан әйләнеп кайтты.

 

Мәдәнияттә яңа әсәрләр һәрвакыт каршылыкка дучар булган. Әйтик, заманында П. Чайковский операларыннан зал дәррәү кубып чыгып киткән. Ә бүген бу опералар классик әсәрләргә әйләнде.

 

Мәдәният һәм акча табу – четерекле, авыр тема. Бигрәк тә хәзер, күчеш чоры барганда. Дәүләтнең төп вазыйфасы – һәрбер талант иясенә мөмкинлекләр тудыру. Шул ук вакытта иҗат кешесенең рухи дөньясын чынбарлыкка ашыруда ярдәм кулу сузучы да булырга тиеш.

 

– Соңгы елларда мәдәни тармаклар белән эшләүче, аларны матди яктан тәэмин итүче оешмалар да "баш калкыта" башлады бит...

 

– Дөрестән дә, бүген мәдәният тармагына "Татнефть", "Таттрансгаз", "Тат-энерго" оешмаларының матди ярдәмен күбрәк тоя башладык. Әдәби китаплар чыгаруда, театрларның финанс ягын ныгытуда аларның өлеше гаять зур. Матди базалары нык булган оешмалар ярдәмгә килгәндә, мәдәни тармак та заман белән бергә атлый, көндәлек тормышка яраша дигән сүз.

 

– Узган ел Мәдәният министрлыгының коллегиясендә, мәдәният йортларында эленке-салынкы эшләүчеләргә катгый таләпләр куелачак, хезмәт хакын сәгатьләп түләү каралачак, диелгән иде. Бер ике сәгатькә генә мәдәният йортын ачкан директор белән көнозын эшләүченең хезмәт хакы бертигез дәрәҗәдә булмаячак, дигән идегез. Бу карар ни дәрәҗәдә үтәлә, бүген шелтә алган районнар бармы?

 

– Яңача хезмәт хакы түлисең икән, димәк, мәдәният тармагына да үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Бу инде мәдәният хезмәткәренең хезмәт хакы 30 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин дигән сүз. Шул ук вакытта киләчәктә тармак буенча түләү системасын кертү өстәмә контрольне дә таләп итәчәк. Мәдәният йортларына көненә күпме кеше йөри, алар көннең кайсы вакытында күбрәк килә – боларның барысына да игътибар юнәлтеләчәк. Әйтик, Чаллыда сертификат рәвешендә теркәү алымын керттеләр. Баланың нинди түгәрәкләргә йөрүен шуннан чыгып билгелиләр. Мәктәпләрнең кайсысы яхшырак эшләвен дә шуннан чыгып билгеләп булачак.

 

Ә менә район мәдәният йортлары авыл клублары өчен методик үзәк вазыйфасын башкаручы булып торачак. Мәсәлән, район мәдәният йортында бер баянчы берничә авылга хезмәт күрсәтә ала. Аның хезмәт хакы да эшләгән сәгатенә карап түләнергә тиеш булачак. Әгәр мәдәният хезмәткәре эшенә шулкадәр җаваплы, бөтен җаны-тәне белән хезмәт итә икән, аның әҗере дә эшләгәненә карап бирелү зарур. Бу очракта сәгатенә генә дә түгел, ә сәнгатенә карап та хезмәт хакы түләнергә тиеш. Шул вакытта гына мәдәниятнең үсешендә ышанычлы нигез була ала. Әлбәттә, тармак буенча түләү мәдәният өлкәсендә үзеннән-үзе үзгәрешләр китереп чыгара. Әйтик, соңгы елларда китапханәләрне компьютерлар белән тәэмин итү, интернетка тоташтыру эшен көйләп җибәрдек. Менә шуннан соң китапханәләргә йөрүчеләрнең, заманча технологияләр ярдәмендә мәгълүмат алырга теләүчеләрнең саны бермә-бер артты.

 

Бүген кечкенә генә авылда яшәүче дә үзенә тиешле мәгълүматны табарга тиеш. Монда инде район китапханәсе төп методик үзәк вазыйфасын үтәсә, авыл китапханәсе аның филиалы булып тора. Әмма алар бер системада эшләргә тиешләр. Заманча шартларда эшләү системасы китапханәләрне үзгәртү генә түгел, ә китапханәчеләрдән дә сыйфатлы эш таләп итә. Ә сыйфатлы эшкә өстәмә акча түләнергә тиеш.

  

– Шулай да бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру күздә тотыладыр бит. Аларны кызыксындыру өчен нинди чаралар күрелә?

 

– Мин сөйләп киткән тармак буенча түләүне кертү үзе үк өстәмә акча дигән сүз. Әлбәттә, эшләгән кеше тиешле хезмәт хакы алырга тиеш. Өстәмә акча нинди критерий нигезендә түләнүе тикшерелде. Мәгариф тармагында инде ничә еллар "Иң яхшы укытучыга" грантлар бирелә. Ә мәдәният өлкәсендә юк иде әле. Киләсе елдан беренче тапкыр "Иң яхшы мәдәният хезмәткәренә" грантлар бирелә башлаячак. Татарстан бюджетында моның өчен акча да каралган.

 

– Берничә ел элек Теләче районы Субаш авылында клуб төзи башлаганнар иде. Эшнең якынча 35 проценты төгәлләнде. Ә бүген аны төзеп бетерү өчен бармакка-бармак суккан кеше дә юк. Әлеге эшне төгәлләр өчен Мәдәният министрлыгыннан акчалата ярдәм итәрләрме икән? Субаш авылыннан Егоров Иван Иванович.

 

– Әлеге мәдәният йортын хуҗалык 1997 елда үз көче белән төзи башлаган. Бүген аның бернинди документы да юк. Хәзер инде алар шул ел белән документларын рәсмиләштерергә тиеш була. Проектын эшләмичә, ничә урынга исәпләнгәнен ачыкламыйча, мәдәният йорты төзеп булмый. Бинаны төзегәндә законда билгеләнгән социаль нормативларны үтәргә кирәк.

 

– Камал театры бүген миллилектән читләшә башламадымы икән? Һаман да чит һәм рус классикасы белән мавыга. Әгәр Камал театры да милли йөзебезне сакламаса, башкаларыннан нәрсә таләп итәсең? Казаннан Галимә Шакирова.

 

– Миллилек темасына көне буе бәхәс куертырга була. Һәркем аны үзенчә аңлый. Камал театрындагы репертуарга гына күз салыйк әле. Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким, соңгы елларда танылып киткән яшь драматург Илгиз Зәйниевнең пьесаларын һәрвакыт сәхнәдә күреп торабыз. Миллилектән читләшү юк анда. Марсель Сәлимҗанов эшләгән вакытта чит ил һәм рус классикасы күбрәк тә иде әле. Чөнки ул татар драматургиясе үз калыбына гына бикләнеп үсә алмаячагын аңлый торган шәхес иде. Соңгы вакытта Камал театрында испан драматургының "Тәкъдир" әсәре сәхнәгә куелды. Ркаил Зәйдулла аны бик оста, чын татарча тәрҗемә иткән. Театрның үсеше өчен нәкъ менә шундый спектакльләр кирәк. Дөрес, бу артистлардан осталык таләп итә. Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов кебек танылган актерлар янәшәсендә яшь артистларның сәләтен тагын да чарларга кирәклеген сизеп, күреп торабыз. Ә дөньякүләм әсәрләрне кую сәнгатебезне камилләштерә, үстерә генә. Бүген татар драматургиясендә чит ил классикасы белән тиңләшерлек әсәрләр языла дияргә ныклы нигез бар. Милләт үзенә иң яхшы сыйфатларны туплап торса гына, аның киләчәге була.

 

– Казан Кремле янәшәсендә Казанны саклаганда шәһит булган бабаларыбызга салыначак һәйкәлне Мәдәният министрлыгы финанслый һәм ул октябрь аенда куелачак, дигәннәр иде. Ишетүебезчә, һәйкәл һаман да коелмаган. Мөслимнән Рәшит.

 

– 2000 елда ук проектның бәйгесен игълан иткән идек. Бик күп өлгеләр карарга туры килде. Нияз Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге иҗат төркеменең эшенә беренче урын бирелде. Һәйкәлне иң элек Кремль эченә урнаштырмакчылар иде, әмма Кремль ЮНЕСКО карамагында булганлыктан, моңа рөхсәт бирмәделәр. Бүген һәйкәлнең урыны билгеле. Ул "Тайницкая" манарасы янында, ягъни Кремльнең тышкы ягына урнаштырылачак. Коеласы таш Испаниядән кайтарылды. Һәйкәл диаметры бер метр ярым зурлыктагы розовель дип аталган гранит шардан эшләнеләчәк. Шарның тышына: "Таш – уала, хәтер – кала", – дигән мәгънәле сүзләр сырлаячаклар. Су эченда торган борынгы бинаны да тәртипкә китерми булмый. Гасырлар буе торачак һәйкәлләрне куйганда мәсьәләнең төрле ягын төптән уйлап эш итәргә туры килә. Күбен түзгәнне, бераз гына көтик инде.

 

– "Татарстан" радио фондында 60 меңнән артык җыр саклана. Ни өчен алар фондларда мүкләнеп ята? Башка радиоларга да бирсеннәр. Безгә бу оешма акча түләде дип, мәгънәсез тапшыруларны гына яңгырата башладылар. Чаллыдан Гобәйдуллин.

 

– Беренчедән, ул мүкләнеп ятмый, архивларда саклана. Димәк, киләчәк буыннарга мирас булып тора дигән сүз. Иске тасмаларның барысы да электрон вариантта яздырылды. Архив чыганаклар музыка белгечләре, галимнәр өчен методик кулланма рәвешен дә үти. Икенчедән, яңа Гражданлык кодексы буенча нинди генә җыр булса да, ул сатып алынырга тиеш. Чөнки җыр сүзләрен, көен язган шагыйрьнең, композиторның бу бит эш хакы. Авторлар рөхсәтеннән башка җырларны сату да аларның хокукларын бозу булып санала. Дөрес, хәзерге көндә авторлык хокукларын сатып алган шәхси радиолар да бар. Алар инде композитор белән шагыйрә арасында килешү төзегәннәр дә, шул җырларны куллану белән үзләре идарә итәләр. Әгәр радиостанцияләр тыңлаучыларның таләпләрен искә алып эш итә икән, еллар буе сакланып килгән милли җәүһәрләребезне, татар халкының алтын фондына кертелгән җырларыбызны канун шартларын үтәп кулланырга тиеш.

 

– Бүген татар интернетында күпчелек уңышлы сайтлар дәүләткә бәйле булмаган кешеләр тарафыннан оештырылган. Әйтик, matbugat.ru сайты. Ярты ел эшләү дәверендә мәдәни яңалыкларга ихтыяҗ гаять зур икәнен аңладык. Гомумән, мәдәниятне интернетка чыгару өчен нәрсәләр эшләнә?

 

– Әдәбият, язучылар, китапханәләр, музейлар тормышын чагылдырган интернет сәхифәләр арта. Бу эшкә бюджеттан торган саен зуррак акчалар салына. Безнең министрлыкның да сайты бар. Дөрес, ул рәсмирәк. Мин үзем төрле сайтлар булдыру ягында. Фидакарь шәхесләр көче белән милли интернет порталлары булдыру – гаҗәеп олы һәм изге эш. Аларга күбрәк ярдәм итәргә кирәк.

 

Халык мәдәнияткә беркайчан да битараф булмады. Һәрвакыт үзенең фикерен җиткереп торды. Шуңа күрә дәүләти яки дәүләти булмаган сайтлар күбрәк туса, ул яхшыга гына. Аның максаты ниндидер гайбәт сүз таратуга гына кайтып калмаска, ә мәдәниятнең үзе турында булырга тиеш. Чөнки сәнгатьтә, мәдәнияттә бернинди чикләүләр дә юк. Әлеге өлкәдә күбрәк заман сулышын тоеп, яңа фикер әйтүчеләр бик тә кирәк. 1960 нчы елларда мәдәнияткә килеп кергән язучылар, рәссамнар бүген дә бу өлкәнең төп өлешен тәшкил итә. Мәдәниятебезнең дәрәҗәсе дә, мирасы да зур, әлбәттә. Заманча технологияләр аны үстерергә, халыкка җиткерергә ярдәм итәчәк. Бигрәк тә чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә интернет челтәре аша рухи хәзинәләребезне кайтарырга бердәнбер мөмкинлек булачак. Аларның таләпләрен күздә тотып, алга таба да бу эшне дәвам итәргә кирәк.

 

– Казанның үзәгеннән Мулланур Вахитов һәйкәлен алалар икән дип ишеттек. Бу сүз дөресме? Рифкать Еремеев.

 

– Казанның үзәгендә бик зур бина – китапханә салынырга тиеш. Татар халкы гомер-гомергә ипи белән бергә китабын да янәшәсенә куеп яшәгән. Бу милли символ безнең шәһәрнең йөзендә дә чагылырга тиеш. Ә һәйкәлгә килгәндә, ул бирегә куелганда да ук бәхәс тудырган булган. Аның кая һәм нинди мәйданга куелачагын шәһәр администрациясе хәл итә.

 

– "Исә Болгар җилләре" фильмының язмышы ничек булып бетәр икән? Фәнзилә Хакова.

 

– Аның күпмедер өлеше төшерелгән иде, бер кисәген карадык та инде. Минемчә, авторлар бу эшнең иген-чиген күрмиләр. Ике сериядән – дүрт, аннан алты серияле телефильм булган ул. Бу мәсьәлә һаман да акча таләп итүгә кайтып кала. Ләкин эшнең нәтиҗәсез булуы акчага юлны бөтенләйгә япты.

 

– Китап сатуның шундый шәп системасы бар иде. Татар китабы районнарга да, авылларга да барып җитә иде. Җимерделәр әлеге системаны. Бу тагын бер кат татар милләтенең тамырына балта чабу түгелме соң инде? Равил абыегыз.

 

– Кирегә юл юк дигәндәй, элекке сис-тема бүгенге заман һәм укучы таләпләренә туры килми. Үткән чордагы дотацияләр, зур тиражлар, китап кибетләренең кечкенә аренда бәяләре, китапны чират торып күпләп сатып алучылар, авыл җирендә китап сәүдәсен оештыручы Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз) хакында сагынып сөйләргә генә калды. Хәзер башка заман, башка система килде. Каты куллы базар мөнәсәбәтләре, сәүдә иреге бик күп нәрсәләргә балта да чапкандыр, ниндидер өлкәләрдә уңайлыклар да тудыргандыр. Бер татарга гына түгел, гомумән мәдәнияткә килгән үзгәрешләр, башка мөнәсәбәт чоры Россияне танымаслык итеп үзгәртте. Күп кенә биналар хосусыйлаштырылып, файда китерә торган кибетләр ачылды. Кануннар, норматив актлар, салым түләү системасы муниципаль берәмлекләрнең яшәү тәртибе үзгәрде.

 

Ничек кенә уфтансак та, иске системага кайту бүген мөмкин түгел. Заман үзгәрү белән китап укучының да таләп-ләре үзгәрә. Монда инде базар системасын мәдәни кыйммәтләрне таратуга җайлаштырырга кирәк. Әйтик, быел Буада мәктәп белән бергә китап кибете дә ачылды. Шулай ук Кама Тамагында исә китап кибете китапханә бинасында урнаштырылган. Әлеге бинаны иҗат йорты дисәң, дөресрәк тә булыр. Чөнки биредә язучылар белән очрашу өчен махсус заллар, дәресләр үткәрү өчен сыйныф һәм интернет бүлмәләре урнаштырылган. Боларның барысы да укучыда китапка мәхәббәт уяту өчен эшләнгән.

 

Мондый китапханә, мәктәп белән бер түбә астында булган китап кибетләре һәр районда булырга тиеш. Зур тиражлы китаплар белән оста сәүдә итүче фирмалар бар, аларның тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Андый кибетләрдә ачылган татар китабы бүлекләренең язмышы күбрәк сатып алучылардан тора. Халык белән эшләү, милли үзаң тәрбияләү, китап рекламасы, китапларны сатып алуны киңәйтүдә киң җәмәгатьчелек тә катнашсын иде. Зыянга эшләүче кибет озак яшәми. Милли китапларның бәясенә болай да 50-70 процент дотация кергән. Матур итеп басылган, очсыз бәяле милли китапны сатып алучы булмаса, берни эшләп булмый. Китапның эчтәлеге, язылуы, басылуыннан башлап укылуына кадәр юлны заман таләбенә туры китерү – татар җәмгыятенең, зыялыларның уртак эше.

 

Бүген китапның районнарга, авылларга таралуында китап авторларның өлеше дә зурая. Соңгы елларда "Татарстан китап нәшрияты", "Мәгариф" нәшриятлары кече бизнес формасын җәелдереп җибәрде. Авторлар әлеге нәшриятларда чыккан китапларын үзләре тарата.

 

Мәдәният, китап уку тарату шартлары муниципаль берәмлекләргә күбрәк бәйле. Районнар, кече шәһәрләр рухи атмосфераны үзләре булдыра. Зур шәһәрләргә килгәндә, Казанның үзәгендә дә зур китап кибете төзелергә тиеш дип уйлыйм. Чит илләрдә кечкенә генә шәһәрләрдә дә андый кибетләр бар. Алар үзләренчә система булдырган.

 

Газета аша туры элемтәгә чыгу, укучылар белән аралашу миндә яңа сораулар тудырды, төрле фикерләр уятты. Дәүләтнең һәм халыкның мәдәнияткә карашы бик күпләрне кызыксындыруы минем өчен бик мөһим. Һәр чорның, һәр төбәкнең үз төсмере бар. Республикабыздагы хакимиятнең мәдәни эшләргә мөнәсәбәте Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев гамәлләрендә, чыгышларында яхшы күренә. Җирле үзидарәләргә дә аңлашылырлык сигналлар, күрсәтмәләр бирелә. Административ ресурска халык ихтыяры, кешеләр энергиясе кушылса, һичшиксез, нәтиҗә булачак.

 

Мәдәният үссен, камилләшсен өчен заманча оештыру ысулларын кулланып, мәңгелек рухи кыйммәтләребезнең тәэсирен халык йөрәгенә җиткерү кирәк.

 

– Татарстанда җыр культурасының түбән булуын ассызыклыйсым килә. Хәйдәр Бигичев исемендәге бәйгедә чыгыш ясаучы конкурсантларны тыңлаганнан соң, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Башкортстандагы вокал мәктәпләренең безнекенә караганда күпкә өстен булуларын да күрдек. Зөләйха Хисмәтуллина укыткан чорларда безнең мәктәп тә көчле иде. Бүген исә башкару культурабыз югары дип әллә ни мактанып булмый.

 

– Бик уңышсыз дип әйтмәс идем. Чөнки Казан дәүләт консерваториясендә дә, Мәдәният һәм сәнгать университетында да Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева кебек танылган педагоглар укыта. Әйтик, И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлаган Альбина Шаһиморатованың 58 ел буе Мәскәүдә үткәрелеп килә торган П. Чайковский исемендәге конкурста беренче урынны яулавы безнең уңыш түгелмени? Мондый зур җиңү тарихта беренче тапкыр гына әле. Дөрес, заман үзгәрү белән таләпләр дә арта. Югары баскычтан түбән төшәргә ярамый, билгеле. Алга таба эшләргә дә эшләргә кирәк. Анысы инде үзебездән тора.

 

– Казанда һәм республиканың күп кенә шәһәрләрендә китапханәләр калмады. Булганнары да мескен хәлдә. Яңа китаплар алу түгел, газета-журналлар яздырырга да хәлләреннән килми аларның. Хәтта классик язучыларның китапларын да табып булмый. Мин Казанда китапханәчеләр форумы үтәчәк дип ишеткән идем. Бәлки, бу чарада әлеге проблеманы күтәрерсез. Казаннан Марина Викторовна.

 

– Әйе, ноябрь аенда китапханәчеләр форумы узачак. Бу чара беренче чиратта яшьләрне китапханәче һөнәренә җәлеп итү өчен үткәрелә. Соңгы елларда китапханә фондларын тулыландырырга мөмкинлекләр булмады. 40-80 процентка кадәр фондлары искергән китапханәләр бик күп әле бездә. Кызганыч, яңа китаплар белән тәэмин итү бераз аксый. Әмма безнең республикада хәлләр башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак дип әйтергә җирлек бар. Фондларны китаплар белән тулыландырырга акча җитәрлек күләмдә бирелми. Әмма китапханәләргә газета-журналларга язылу өчен бюджеттан финанслар табарга тырышабыз. Соңгы елларда татар китаплары белән хәл мөшкелрәк иде. Бүген исә татар язучыларының китаплары дөнья күрүгә, без аларны район, авыл китапханәләренә таратып барабыз. Хәзерге көндә китапханәләрне китаплар белән баету, чыннан да, төп проблемаларының берсенә әверелде. Барлык китапханәләргә дә интернетка тоташырга, заманча мәгълүмат үзәге эшләргә тиеш дигән таләпләр куела. Бу җәһәттән үзәк китапханәләрне эшкә җигәчәкбез. Быел беренче тапкыр китапханәләрнең фондларын тулыландыру өчен федераль һәм республика бюджетыннан, анда инде каралган 8 млн сумга өстәп, 20 млн сум өстәмә акча бүлеп бирелде. Казанда Милли китапханә төзү проблемасын хәл итеп бетерергә кирәк. Шул ук вакытта шәһәр китапханәләрендә дә тәртип урнаштырасы бар. Соңгы вакытта шәһәр мэры Илсур Метшин мәктәпләргә аеруча зур игътибар бирә башлады. Китапханәләргә дә чират җитәр дип ышанам. Закон буенча бүген китапханәләр республика карамагына гына түгел, муниципаль район җирлегенә дә карый. Мин моңа шат кына. Соңгы елларда китапханәләрдә проблемалар шулкадәр ишәйде ки, без аны бары тик бергә: министрлык, район җитәкчелеге, шул исәптән, китап яратучылар ярдәме белән генә хәл итә алачакбыз.

 

– Күптән түгел "Тәртип FM" радиосы эшли башлаган иде. Берничә ай эчендә аны аеруча яратып өлгердек. Әмма озак шатланырга туры килмәде, аны ябып куйдылар. Әлеге радионы торгызырга ярдәм итмәссезме икән? Ильяс абый.

 

– Бу радио сатып алынмаган ешлыкта тәҗрибә рәвешендә эшли башлаган иде. Мин бу радионы үзем дә яратып өлгердем. Сезгә куанычлы хәбәр җиткерәсем килә. Хәзер алар лицензия алырга тиеш. Бер айдан алар тулы хокуклы булып эшли башлаячак.

 
Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 238 | 18.11.2008


Просмотров: 3882 | Добавил: awilim | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 5
5 Snundantter  
0
п»їg83r http://onpaydayloans.net/#i94n national payday http://onpaydayloans.net/#uk96 - onpaydayloans.net payday advance anchorage

4 EaseteFut  
0
na18 http://aviagrase.net/#zt52 viagra-se.net http://aviagrase.net/#qr61 - köpa viagra viagra olagligt

3 Viagra online  
0
u54p http://akamagrauk.co.uk/#ea61 blue kamagra http://akamagrauk.co.uk/#ye53 - kamagra review kamagra online without prescription

2 Votacytesee  
0
En achetant le Viagra en France: http://genviagrafrance.com/#8554 - acheter viagra pas cher. C’est le Viagra qui est un medicament destine a ameliorer l’afflux sanguin aux arteres de penis et garantit la rigidite penienne.

1 aysha  
0
Wondeurfl explanation of facts available here.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0