Пятница, 19.04.2024, 20:10
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Октябрь » 21 » Зилэ Валиеваның укучылар соравына җавабы
08:52
Зилэ Валиеваның укучылар соравына җавабы
ЗИЛӘ ВӘЛИЕВА "ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" УКУЧЫЛАРЫНЫҢ СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРӘ

Газета укучыларыбыз үзләрен борчыган cорауларын, гозерләрен газета аша һәрвакыт җиткереп торса да, күптән түгел аларны кызыксындырган мәсьәләләргә әтрафлы бәя ишетү өчен тагын бер уңай форсат туды: Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева газета укучыларыбыз белән "туры элемтә"гә чыкты. Сәгать ярымга сузылган сөйләшүдә республиканың шәһәр, район һәм авылларыннан шалтыратулар бер минутка да тынып тормады.

– Чирмешәннән Вазыйх Гатин шалтырата. Зилә Рәхимҗановна, шәһәрнең милли йөзен саклап калу өчен нинди дә булса программа эшләнәме? Шәхесләр яшәгән йортлар югала, "Болгар номерлары"н сүткәннәр. Тарихи һәйкәлләрне саклау, аларны төзекләндерү турында күпме сөйлибез югыйсә. Тукай турындагы истәлекләргә бәйле йорттан да коры калдыкмыни инде?

 

– Соңгы вакытта "Болгар номерлары"нда кайчан булган идегез икән? Моннан егерме ел элек инде аннан кешеләрне күчереп бетерделәр, чөнки йорт бик нык искергән иде. Экспертлар фикеренчә, бинаның 93 проценты нык таушалган. Бигрәк тә нигезе тузган. Алай гына да түгел, әлеге бина янында шулкадәр күп кеше йөри, ярый әле фаҗига булмады. Бөек шәхесләргә бәйле әлеге йортны җаваплы инвесторлар кулына тапшырдык. Бинаны "Татнефть" җәмгыяте үз канаты астына алды һәм бу йорт алар ярдәме белән аякка басачак. Казанның меңьеллыгына бик күп йортларны төзекләндерде алар. Һәм мин ышанып әйтә алам: тарихи һәйкәлләрне торгызуда аларның тәҗрибәләре зур. 2011 елга, ягъни Габдулла Тукайның 125 еллыгына йорт әзер булыр дип уйлыйбыз.

 

– Газеталарда әлеге бина архитектура һәйкәлләре исемлегеннән сызып ташланган дип язалар. Бу дөресме?

 

– Бу йорт беркайчан да архитектура һәйкәлләре исемлегендә булмады. Ул – танылган шәхесләр исеме белән бәйле тарихи һәйкәл. Һәм без аны алар истәлегенә сакларга тиешбез.

 

– Шулай да әлеге тарихи бинаның бер өлешен генә булса да саклап булмый идемени соң?

 

– Тагын бер кат кабатлап әйтәм, әлеге бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Экспертлар әйтүенчә, аны төзекләндерергә мөмкин түгел. Шәһәр уртасында тәрәзәләре яртылаш җир астында калган бинаны Тукай йорты дип элекке хәлендә калдырсак, шагыйрьгә бирелгән бәя нинди булыр иде икән ул? Бөек әдибебезгә Казанны бизәп торырлык мәһабәт бина төзелергә тиеш. Әлеге йортта шагыйрьнең мемориаль бүлмәсе дә, бөек шәхесләргә багышланган төрле чаралар уздыру өчен әдәби үзәк тә төзеләчәк.

 

Әлбәттә, тарихи һәйкәлләрнең барысында да берьюлы реконструкция эшләре башкарыла алмый, чөнки бу эш бик күп чыгымнар да, вакыт та таләп итә. Әмма Казанда тарихи һәйкәлләр төзекләндерү эше җайга салынып килә. Күптән түгел Әҗем мәчетен яңарта башладык. Казанның үзәгендә урнашкан Мәрҗани мәчете һәм аның янындагы мәдрәсәне төзекләндердек. Мәркәзебездә алар әллә каян балкып тора. Киләчәктә яңартылган тарихи һәйкәлләр саны тагын да ишәячәк.

 

– Тагын бер соравым бар: нигә танылган шәхесләребез Сара Садыйковага, Саҗидә Сөләймановага һаман да һәйкәлләр куелмый икән?

 

– Саҗидә апага һәйкәл булачак. Аның исеменә әдәбият премиясе булдыру – үзе бер зур һәйкәл дип уйлыйм. Нефтьчеләр ярдәме белән бу премия даими тапшырылып килә. Ә Сара апага һәйкәл тиздән куелачак. Ул инде әзер. Ләкин һәйкәл куеласы урын бүген чүплек хәлендә. Аны хәрабәләр уртасына куеп булмый. Юнысов мәйданын төзекләндереп, чистартып бетергәннән соң, бу мәсьәлә хәл ителеп бетәчәк.

 

– Казаннан Нәримә Әхмәтова шалтырата. Минем бертуган апам Арчада яши. Кызы хореография училищесына укырга керәсе иде. Районнан килүчеләр өчен уку йортының тулай торагы юк икән. Ә фатирда тору бик кыйммәткә төшә. Якын арада училищеның тулай торагын да булдыру каралмаганмы?

 

– Бу сорау күпләрне борчый. Чөнки республиканың төрле район-авылларыннан килүчеләр елдан-ел артып тора. Интернатның проекты әзер инде. Төзеләсе бина урыны шәһәр хакимияте белән килешенгән. Чыннан да, хореография училищесы интернаттан башка була алмый. Өч ел эчендә биналы булырбыз дип уйлыйм.

 

– Исәнмесез, мин – Гамира Галиева, Казаннан. Казанда яшь рәссамнар һәм бизәүчеләр өчен "Арт-парк" ачылачак дигәннәр иде. Бу проект бүген нинди хәлдә? Яшь иҗатчылар кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

 

– "Арт-парк"ның проекты төзелә башлады. Ә яшь иҗатчыларга мәдәният министрлыгы грантлар белән ярдәм итәчәк. Бүген биредә шөгыльләнергә теләүчеләрне теркәү бара. Моның белән кызыксынучылар министрлыкка мөрәҗәгать итсен. Бинаның кайсы урында төзеләчәге әлегә билгеле түгел. Әмма шуны әйтә алам: яшь иҗатчыларны туплап торучы бу бина күпләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш.

 

– Бөгелмәдән шалтыраталар әле сезгә. Хәзерге көндә мин пенсиядә. Гомерем буе мәдәният тармагында эшләдем. Башта Кукмара район мәдәният йортында, аннан соң Бөгелмәдә... Бик күп мактау кәгазьләрем бар. Ә менә хезмәт ветераны исемен миңа бирмәделәр. 2005 елда пенсиягә чыккач, безнең мәдәният идарәсе җитәкчеләре күп тапкыр алышынды...

 

– Хәтерләсәгез, ул елларда кануннар да, шул исәптән, "Хезмәт ветераны" исемен бирү шартлары да үзгәрде. Әлеге мәсьәләне Пенсия фонды белән берлектә хәл итәчәкбез. Әгәр стаж буенча сезгә ниндидер ташламалар каралган икән, мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын. Миңа язып җибәрерсез.

 

– Нинди адрес буенча?

 

– Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1нче йорт. Зилә Вәлиевага.

 

– Мөслим районыннан Гыйльфан Фәйзуллин шалтырата. 12 ел инде пенсиядә мин. Чаллыда музыка мәктәбе директоры булып эшләдем. Аннан соң Түбән Каманың сәнгать училищесын җитәкләдем. Бүген 4200 сум күләмендә пенсия алам. Авылга кайттым, чөнки шәһәрдә бу акчага яшәп булмый. Әлбәттә, миңа сездән сорарга кыен инде. Шулай да пенсия акчасына бераз гына булса да өстәмә акча биреп булмасмы икән?

 

– Сезнең документларны яңадан карап чыгарга кирәк. Сезгә матди ярдәм күрсәтүне мөмкин дип саныйм.

 

– Музыка укытучысы Сәлимә Солтанова шалтырата. Минем сезгә берничә соравым бар иде. Авылларда соңгы елларда мәдәният йортлары ябылды, штатлар кыскартылды. Шул исәптән гөрләп эшләп килә торган хорлар да юкка чыкты. Казан шәһәрендәге күп кенә мәдәният йортларында да татар хорлары күренми хәзер.

 

– Шушы көннәрдә генә Баулы, Әлмәт якларында булып кайттым. Өлкәннәрнең үзешчән түгәрәкләре эшләп килүенә, бу төбәкләрнең һәммәсендә дә ветеран хорларының булуына сөенеп кайттым. Хорлар бетерелде, дип әйтмәс идем. Алар уку йортларында да бар. 2010 елда Германия белән бергәләп Казанда хор фестивале оештырырга исәп тотабыз. Ә киләсе елдан студентлар, ветеран хорларының бәйгесен игълан итәчәкбез. Бу, чыннан да, халыкны берләштерә торган жанр. Киләчәктә республикада ул яңа үсеш алыр дип уйлыйм.

 

– Бүген үз белгечлекләре буенча эш таба алмаганнар эстрадада җырлый башлады, сәхнә тәмам чуарланды. Ә музыка уку йортларын тәмамлаучылар читтәрәк кала. Министрлыкта профессиональлекне яклау, аны үстерү өчен нинди чаралар күздә тотыла?

 

– Күптән түгел Х.Бигичев исемендәге җырчы-вокалистлар бәйгесе үткәрдек. Бу конкурсны музыка уку йортларында белем алучылар, югары сәнгать белән шөгыльләнгән яшьләр өчен игълан иткән идек. Нәкъ менә алар белән профессиональ сәнгатьне күрсәтергә омтылабыз да. Музыка уку йортларында укымаган яшьләребез арасында да талантлылар бик күп. Андыйларны вакытында күреп, ярдәм кулы сузарга кирәк. Тиздән Мәдәният министрлыгы "Салават" җыр театры белән берлектә "Татар моңы" дип аталган конкурс уздырачак. Татарстанда гына түгел, ә чит төбәкләрдәге талантларны да барлау бәйгесе булачак бу. Без монда халык көйләрен, танылган композиторларның җырларын башкаручы егет-кызларны тупларга телибез.

 

P.S. Укучыларның башка сорауларына җавапларны, шул исәптән Зилә Вәлиеваның “Тәртип-FM язмышы турындагы фикерен “Ватаным Татарстан”ның киләсе саннарының берсеннән укый аласыз.

 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 220 | 18.10.2008
Просмотров: 1800 | Добавил: awilim | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0