Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе каршында эшләп килүче Җирле үзидарә советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Борис Грызлов үткәргән бу утырышта халык хакимиятенең төп проблемалары, аерым алганда, муниципаль берәмлекләрне финанс белән тәэмин итү, Россия Федерациясе төбәкләре, субъектларының җирле үзидарә турында 131 нче Федераль законны тормышка ашыруга әзерлеге тикшерелде. Утырыштан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин (ул РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарә советы әгъзасы булып тора) Татар-Информ агентлыгы хәбәрчесе үтенече буенча фикер алышу йомгакларын аңлатып үтте.
– Тикшерелгән теманың актуальлеге шуннан гыйбарәт, – диде ул, – җирле үзидарә турында 131 нче Федераль законның тулысынча үз көченә керүенә бик аз вакыт калып бара. Тик аны тормышка ашыруга йөз процентка әзер булырдай бер генә төбәк тә юк әле. Боларның барысы да федерация субъектларын борчымый кала алмый. Әлбәттә, шушы мәсьәләнең федераль хакимият структуралары вәкилләрен кузгата алуы сөенечле хәл.
Борчый торган мәсьәләләрнең беренчесе шуннан гыйбарәт: муниципаль берәмлекләрнең төрле баскычлары – авыл, район, шәһәр муниципалитетлары вәкаләтләрен финанс ягыннан тәэмин итү "аксый". Советта җирле үзидарә вәкилләре күтәргән мәсьәләнең икенчесе шәһәр төзү планнары белән бәйле. Эш шунда, югарыда телгә алып үтелгән Федераль закон нигезендә, 2010 елга кадәр барлык дәрәҗәдәге муниципаль берәмлекләр югарыгы хакимияттә расланылган территориянең төзелеш планнарына ия булырга тиеш. План юк икән, димәк, финанс "ишеге" ябылачак, дигән сүз. Әмма теләсә кайсы җирлек өчен, Ф.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, шәһәр төзү яисә муниципалитетны үстерү планын әзерләү – кыйммәткә төшә торган эш. (900 меңнән алып 1 миллион ярым сумга кадәр). Мондый зур акчалар, әлбәттә, аларда юк. Советта, җирлек дәрәҗәсендә, әйтик, кечкенә генә авылга иң югары дәрәҗәдә расланылган шундый план кирәкме икән, дигән мәсьәлә күтәрелде дә инде.
* * *
Аннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия халыкларының VI конгрессында катнашу өчен, Ярославльгә килде. Конгресс Россия Халыклар Ассамблеясенең ун һәм Ярославль шәһәренең мең еллыгына багышланган чаралар кысаларында үткәрелде.
Фәрит Мөхәммәтшин конгресста катнашучыларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикләү сүзен укып үтте.
Ф.Мөхәммәтшин, гражданлык җәмгыятенең көчле чаралары буларак, милләтара һәм мәдәни элемтәләрнең роле турында сөйләгәндә, Россия Халыклар конгрессы исеменнән Россия дәүләт хакимияте органнарына милли сәясәт концепциясен кабул итүне тизләтүне тәкъдим итте. Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе форумда катнашучылар игътибарын дәүләт мәгариф стандартларын өч компонентлы структурадан бер компонентлыга күчерү проблемасына юнәлтте. "Асылда хәзер гамәлдә булган милли-төбәк компонентын юкка чыгару бу. Шулай итеп, "Россия Федерациясенең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны тормышка ашыру Россия халыклары хокукларын кысуга китерергә мөмкин", – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татар-Информ
vatantat.ru