Пятница, 29.03.2024, 02:17
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Июль » 2 » Күңелнең талпынган мәле
15:57
Күңелнең талпынган мәле

Урак якынлаша

Бүген авылның иң гүзәл, иң матур чагы. Басу-кырларга чыксаң, күңел сөенә: кояшлы, җылы яңгырлардан соң игеннәр күкрәп үсә. Димәк, тиздән урып-җыю эшләре башланып китәчәк. Елның елында мул, саллы уңышлары белән Чүпрәле районы гына түгел, бөтен республиканы сөендерүче "Чынлы" хуҗалыгы эшчәннәре шуңа да ашыга. Ындыр табакларының, кирәкле техниканың уракка әзерлеген соңгы кабат тикшерәләр.

Яңарак кына шушы алдынгы хуҗалык базасында үткәрелгән район семинары да әлеге җитди мәсьәләгә багышланды. Башта ярты кырны тутырып торган комбайн-тракторларның, башка авыл хуҗалыгы техникасының ничек итеп ремонтлануы, механизаторларга башкарылган эш өчен түләү тәртибе һәм хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында бик тәфсилләп сөйләштеләр. Хуҗалык, звено җитәкчеләре, механизаторлар алдында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Җәмил Шәрипов, дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдар Шәйхаттаров һәм "Чынлы" хуҗалыгы рәисе Барис Гафуров чиратлап чыгыш ясады.

– Урып-җыю чорында югалтуларны булдырмау – һәркайсыбыз өчен иң мөһиме, – диде Тимур Дмитриевич. – Быел хәтта саламны яндыруга да юл куймаячакбыз. Район, куст семинарлары, комбайннар парады, уракка төшү бәйрәме шуларны истә тотып үткәрелә. Халыкның кәефе әйбәт. Игеннәр мул уңыш вәгъдә иткәнгәдер, быел уракка узган елгыдан әйбәтрәк итеп әзерләнәбез.

Әзерлек дигәннән, әле күптән түгел генә һәркайсы 8 млн сум торучы "Ягуар-810" маркалы өч комбайн-ваклагыч, 5 млн 400 мең сумлык "MacDon" маркалы ике комбайн-чапкыч, "Дон-1500 Б" комбайннары һәм күп кенә башка төр техника сатып  алганнар. Шуларның берничәсе  "Чынлы"  хуҗалыгында. Гомумән, биредә икмәк кадерен беләләр, шуңа күрәдер, һәр елны районда югары нәтиҗәләргә ирешә-ләр. Узган ел, мәсәлән, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 68,6 центнер уңыш җыеп алганнар. Шикәр чөгендерен сату планы да шактый арттырып үтәлгән һәм бу күрсәткеч 28000 цент­нер­дан артып киткән. Хуҗалык җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Барис Гафу­ров мондый күрсәткеч-ләрнең "һавадан" алынмавын раслау-күрсәтү өчен Тимур Нагуманов һәм Казандагы "Агросоюз" генераль директоры Рөстәм Миндубаевны үз­ләренә, комбайнчы Энгель Җаббаров эшләгән басуга чакырган. Зур кунаклар чакыруны кабул итеп, Чынлыга кил-гәннәр, әлбәттә, һәм комбайн штурвалы артына үзләре утырып, игеннәрне суктыру эшенә кереш-кәннәр. Нәтиҗә: югалтулар юк, бөртек һәр гектарга 66 шар центнер тәш­кил иткән!

Бу тәҗрибәне быел да кабатларга уйлыйлар. 5407 гектар мәйданда арыш-бодайдан тыш, шикәр чөгендере, рапс, бәрәңге кебек культуралар, күпьеллык үлән уңышын быел узган еллардагыдан мулрак булыр дип фаразлыйлар. Ә бу инде халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, төзелеш, техниканы яңарту эшләрен колачлырак алып бару өчен ныклы нигез булдырачак.

Хәлим Гайнуллин

 

Просмотров: 1796 | Добавил: awilim | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Vano  
0
THX that's a great asnwer!

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июль 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0