Республикада күп кенә хуҗалыкларның иген кырларына күз салсаң, күңел сөенерлек. Ник бер чүп үлән күренсен. Май ае дәвамында һәм июнь аенда узган дәвамлы яңгырлар "яшел янгын"га, ягъни чүп үләннәргә каршы көрәштә шактый комачаулык итсәләр дә, республиканың күп хуҗалыклары әлеге эшне оешкан төстә башкарып чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре раславынча, чүп үләннәргә каршы көрәш Зәй, Нурлат һәм Сарман районнары хуҗалыкларында аеруча уңышлы башланып китте. Иген кырларында гына түгел, чөгендер мәйданнарында да бу эшләр оешкан төстә башкарыла. Шул ук вакытта булган мөмкинлекләрдән файдаланмыйча, "яшел янгын"га каршы көрәшне үз агымына куйган Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Менделеев һәм Питрәч районының кайбер хуҗалыкларының югары уңышка өметләре акланмаска да мөмкин. Гербицид һәм пестицид, башка төр агулар белән үз вакытында игеннәрне эшкәртү өчен тиеннәр кызганып, сумнар югалту шул була инде.
Чүп үләннәргә каршы агулар куллануның үз серләре дә бар икән. Вакытын белештерми яки артыгын сиптерүнең файдасыннан зыяны күп, ди белгечләр. Әйтик, "Кызыл Шәрык-Агро" берләшмәсенең "Ромадан" бүлекчәсендә көннең иң кызу чагында – 30 градус җылылык һәм җилнең секундына 10-15 метр тизлек белән искән вакытында самолеттан сибелгән агуның нәтиҗәлелеге юк та юк инде. Яңа Чишмә районының "Вамин-Татарстан" агрофирмасы Акъяр бүлекчәсендә, Чистай районы "Луч" хуҗалыгында да гербицидларны куллануның вакытын чамаламый эшләгәннәр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренең июнь ае башында республика хуҗалыкларында уздырылган тикшерүләре күрсәткәнчә, кайбер хуҗалыклар үзләрендә булган агу сиптерү техникасын да рациональ файдаланмый. Әйтик, Буа, Нурлат, Саба районнарында әлеге төр техника тулысынча төзәтелгән. Шул ук вакытта Тәтеш районы хуҗалыкларында – 20, Чистай хуҗалыкларында – 19, Актаныш, Әлмәт, Минзәлә, Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында дистәләрчә төр сиптергеч техника һаман да әле төзекләндерелмәгән хәлдә. Әлеге хуҗалыкларның аянычлы хәле кырларыннан ук күренеп тора. Чүп баскан мәйданнардан никадәрле ашлык алынмый кала. "Вамин-Минзәлә", "Вамин"ның "Якты юл" хуҗалыкларында да йөзләрчә гектар игеннәрнең яшел янгын астында калуының сәбәпләре дә шуңа барып тоташа.
Үз вакытында агуланмаган игеннәр төрле авыруларга тиз бирешә. Соңгы көннәрдә узган яңгырлар, дымлы һава корткычларның таралып китүе өчен бигрәк тә уңайлы. Уңышны саклап калыйм дисәң, корткычларга каршы көрәшне арттыру кирәк. Буа, Зәй, Сарман районнарында шулай эшлиләр дә. Бүгенге көндә башакларның тулышып килә торган чоры. Белгечләр әйтүенчә, иген кырларына сибелә торган микроашламалар һәм күп төрле фунгицидлар, үз чыгымнарын дүрт тапкырга арттырып, файда китерәчәк икән.
Камил Сәгъдәтшин