Четверг, 28.03.2024, 17:32
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Июнь » 26 » Сотне сыекчага тинлэу бетэ
02:20
Сотне сыекчага тинлэу бетэ
   Бик теләсәләр, булдыралар бит. Россия Дәүләт Думасы һәм Федераль Җыен "Сөт һәм сөт продукцияләре җитештерүнең техник регламенты турында"гы Законны санаулы көннәр эчендә кабул итте. Президент Дмитрий Медведев имзалаганнан соң, яңа Закон үз көченә керде. Әлеге документ нигезендә ярты ел эчендә Россия кибетләрендә сөт һәм ак төстәге сөт сыекчасы аерым бәягә сатыла башлаячак.
Бу яңалык Россия сөт һәм сөт продукцияләре базарына нинди үзгәрешләр алып килә? "Техник регламент турында" Закон гамәлгә керүдән сөт җитештерүчегә файда бармы? 
 – Әлбәттә, бар. Бәяләр гаделрәк булачак, – ди Арча районында күпләп сөт җитештерүче Габделхәй Кәримов. – Һәрхәлдә, эш­кәртү сәнәгатен кулларында тотучы монополистлар сөт кабул итү бәясе белән бу кадәрле үк "шаярта" алмаячак. Яңарак савылган сыер сөте белән ак порошок кушылган сыекчаны кулланучыга бер үк бәядән тәкъдим итү гаделлек түгел бит инде.
   Татарстандагы күпчелек сөт җитештерүчеләр бүгенге көндә үз продукцияләренә бәянең бермә-бер кимүеннән гаҗиз. Габделхәй Кәримов карамагындагы сыер фермаларында да шул ук хәл. Ярты ел эчендә ул бермә-бер төшкән. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөткә бәяләр элек тә чагыштырмача аз иде. Бүген исә уртача 5 сум 50 тиен. Мондый бәягә хәзер кибетләрдә сөт түгел, салкын су да сатып ала алмыйсың.
    Сөткә бәя төшүне белгечләр төрлечә аңлата. Кайберәүләр өстәгеләргә аудара – таможня бәясе өч тапкыр кимү сәбәпле, чит илләрдән Россия базарына агылып торучы сөт порошокларына сылтый. Берәүләр исә сөткә һәр җәй бәяләр төшүенә ишарә ясый. Өченчеләр – бәяләрнең түбән тәгәрәвендә төп сәбәпне сөт эшкәртү предприятиеләренең үзара килешеп эшләвеннән күрә. Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга визиты вакытында гаепнең "атта да, тәртәдә дә булуы" турында фикер әйтте. "Базар – базар инде. Һәрбер бизнесмен арзангарак алып, кыйммәткәрәк сату җаен эзли", – ди министр. Безнең законнарның һаман да тормышка яраклаша алмавы нәтиҗәсендә натураль продуктлар коры сөт порошокларының бәясе белән бер үк бәядән сатыла. – Сөт һәм сөт продуктларына кертелә торган техник регламент мондый буталчыкларга чик куячак, – ди Россия министры.
   Авыл хуҗалыгында илкүләм проектлардан канатланып, киләчәккә өмет белән яшәргә омтылучы сөт җитештерүчеләрнең үз хәсрәтләре. Алар үзләре җитештергән продукцияне тиешле бәясеннән сатарга тели. Башкача булганда авылда сыер асрауның мәгънәсе калмый. "Техник регламент турында" яңа Закон бик кирәкле һәм көтеп алынган документ. Әмма сөт эшкәртү предприятиеләре әзер булмау сәбәпле бу кадәресе дә ярты елдан соң гына конкрет нәтиҗәләр алып киләчәк. Ә бүгенге көндә тәүлек дәвамында сыердан берничә тапкыр савылган сөтне кая куярга? Юк-бар бәядән эшкәртүчегә тапшырып зыянга эшләүне дәвам итәргәме?
    Бәлки иң беренче чиратта тугандаш Украина һәм Белоруссия складларында өелеп яткан сыйфатсыз коры сөт порошокларын арзан бәядән Россиягә кертүне киметергә кирәктер? Бер килограмм коры сөттән 7 литр сыекча ясап сатуны башкача авызлыклап булмастыр шәт.
    Соңгы вакытларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда сөт җитештерүчеләрнең таләпләре һаман саен кискенрәк яңгырый. Гаделсезлекләргә каршы оешкан төстә көрәшмәсәң – тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмаячагын һәркем яхшы аңлый. Сөт эшкәртүче монополистлар, болганчык суда балык тотарга остарып баручы арадашчылар үз кесәләренә кергән өстәмә табышлардан җиңел генә ваз кичмәячәкләр, билгеле.
Камил Сәгъдәтшин
Просмотров: 1822 | Добавил: awilim | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июнь 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 77
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0