Среда, 18.10.2017, 17:58
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Главная » 2008 » Июнь » 23 » КЕМНЕН БЭЙРЭМЕ СИН – САБАНТУЙ?!
16:33
КЕМНЕН БЭЙРЭМЕ СИН – САБАНТУЙ?!

   Күптән түгел сабантуйның тарихы турында әз-мәз мәгълүмат җыйган идем. Бәйрәмебез тамырлары белән бик борынгы чорларга китә икән – аны әле мәҗүсилек чорында ук ерак ата-бабаларыбыз билгеләп үткән икән. Ул чорда аны кар эреп бетү белән үткәргәннәр, сабанга төшкәнче. Җәй көнне мәшәкать күп бит инде, нинди бәйрәм үткәреп ятасың ди. Галимнәр Әлки районында 1120 елга караган кабер ташы да тапканнар, анда мәрхүмәнең Сабантуй көнне вафат булуы язылган икән. Революциядән соң бәйрәмгә яңа тәртипләр кертелә - ул чәчүдән соң уздырыла башлый. Ләкин сәвит чорында да Сабантуй үзенчәлеген саклады, ул һәр авылда борынгы гадәтләр буенча үткәрелеп килде. Соңгы елларда исә бәйрәмне ничек кирәк ботарладык. Һәм ботарлауны дәвам итәбез. Сабантуй ниндидер аңлаешсыз, үзенчәлексез, милләтсез бәйрәмгә әйләнеп бара. Бүген, егерме беренче гасырда кемнәр өчен бәйрәм соң ул?

Шул ук тарихчылар язганча, Казан ханлыгы чорында Сабантуй мәйданында хәтта шәригать кануннары да йомшарып торган. Ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да барлык уеннарда да диярлек катнаша алган бит. Аның уеннары да тигезлеккә корылган. Бердән, алар бик гади, һәркемгә аңлаешлы. Икенчедән, олысы-кечесе ярыша алырлык итеп оештырылган. Бердән-бер искәрмә - көрәш, анысы аерым әзерлек, аерым осталык таләп итә. Тик анда да бәйге балалар көрәшеннән башлана. Мәйдан үзе үк тигезлеккә өнди – ул түгәрәк, бөтен кеше дә сыярлык, барлык тантана һәркемгә күренерлек итеп эшләнгән. Дөресрәге, элек шулай булган. Бүген мәйданны түрәләр үзләренә җайлы итеп үзгәртте. Түрдә - яңгыр-җилдән ышыкланган, милиция белән сакланучы трибуна. Гади халыкны аңа якын җибәрмиләр. Сабантуй оештыручылар шул түрәләргә тамаша күрсәтү өчен ай буе әзерләнә, иртәгә бәйрәм дигән төнне гомумән шунда үткәрә. Яңгыр-боз яуса да, түрәләр каршында елмаеп бииләр, бичаралар.

Сабантуйда урыны түрдә булганнар - әлеге дә баягы түрәләр. Бәйрәм бары алар өчен оештырыла диярсең. Район үзәгенә Казаннан берәр түрә кайтмаса, җирле хакимнәрнең ашаганы аш, бәйрәме бәйрәм булмый инде. Ә инде берәрсе килә калсамы! Кунакчыл бит безнең халык. Бөтен барын табынга куя. Артып калсын, ташларга туры килсен, тик хәерчелектә генә гаепләмәсеннәр. Югыйсә, хөрмәтне үз халкыңа да, үз хезмәткәрләреңә дә күрсәтәсе бит. Сабан туе – игенчене олылау тантанасы түгелме соң? Юк, бүген ул түрәләр бәйрәме. Бер җитәкченең башкала кунакларына: менә бездә шундый купшы сабан туе инде, дип шапырыну мөмкинлеге. Ә игенчене болай, тиеш булганга гына чакырып чыгаралар.

Авыл хуҗалыгына инвестор килү белән игенченең дәрәҗәсе бетте. Ул ниндидер аморф, аңлаешсыз фигура булып калды. Фәлән сәгатькә эшкә килеп, фәлән сәгатьтә китүче, шуның өчен фәлән кадәр акча алучы гади кеше дәрәҗәсенә төште. Хәзер без, журналистлар да авыл хуҗалыгы турында яза башласак, төп героебыз – чит илдә эшләнгән затлы трактор я комбайн! И, мактыйбыз инде аны, ничә миллион торганын да әйтәбез, сәгатенә күпме чәчеп күпме сукканын да, кабинасында кондиционер белән магнитофоны барлыгын да шаккатып сөйлибез. Ә кеше, җырларда данланган Галиҗанәп Игенче шул тимер-томыр арасында югалып, кечерәеп, гади бер идарә итүче берәмлек булып кына кала. Авылдан җан китте. Авыл – җирне сыгып иген, сөт, күкәй бирүче урынга әйләнде. Һәр тиенен исәпләгән инвестор куркытып-өркетеп куып чыгарды ул җанны.

Бүләкләр дә төрле җирдә төрле хәзер. Кайдадыр чиккән сөлге, кайдадыр заманча техника. Бигрәк тә теге яки бу түрә, директор-мазар чыккан авылларда затлы әйбер белән шаккаттырырга яраталар. Гомумән, авылдан чыккан байлар сабантуйны кесәләренең калынлыгын чагыштыру урынына әйләндерде. Берсеннән-берсе уздыралар! Кемдер дөяләр алып кайта, кемдер мәйдан кунакларын каршыларга негрлар чыгарып бастыра, ә инде танылган җырчыларны авыл сабан туенда җырлату – һичшиксез булырга тиешле атрибут. Ел буе сөйләрлек итеп үткәрәләр! Тик нигә үз байлыгың белән шапырынып, хәерче халыкны котыртырга соң?

Быел Саба районы Олы Шыңар авылында үткән кичке Сабан туенда Салават белән Җәүдәт Миңнәхмәтов капчык сугышында катнашкан. Сабантуйга кунакка кайткан бизнесменнар “ставка” ясап, җиңүчегә дип 98 мең сум акча җыйганнар. Миңнәхмәтов җиңгән дә, ул акчаны авылда туасы балаларга дип калдырган. Афәрин! Ләкин Габдрахман белән Габделгани унар капчык тотып сугышса да, җиңү фондына бер тиен дә җыймас иде ул бизнесменнар. Чөнки һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Кемдер ышыкта, учак җылысында. Ә кемдер мәйданның әнә теге очында, президиумнан ерактарак...

Мин быел Биектау районының Өнсә авылы сабантуенда булдым. Аннан бер генә түрә дә чыкмаган. Үткән елны сабантуй уздырмаска карар кылган җитәкчеләр. Ә халык килешмәгән. Икенче ел инде үз көчләре белән бәйрәм оештыралар – кемнең кулыннан күпме килә. Берничә кеше барысын да әйдәп йөри. Көчле, бердәм халык бу. Шуңа күрә сабан туйлары да үзгә, җанлы булып үтте. Кәнфитләнү, купшы сүзләр сөйләү юк иде. Бер гаилә кебек утырды авылдашлар. Ул бердәмлек хисен, ул рухны бернинди затлы бүләк тә алыштыра алмый, җәмәгать. Андый бәйрәмнең бәясе үзгә. Үҗәт Өнсә халкы гореф-гадәтләрне саклый. Һәм бу теләкне беркем дә өстән кушып кына юкка чыгара алмаячак.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Русиянең төрле төбәкләрендә сабан туйлары оештыру белән мәшгуль. Бик әйбәт, әйдә, керсен татар рухы, күрсеннәр безнең бәйрәмне! Тик чит төбәкләрне карыйбыз да, үзебездә нәрсә? Өч меңнән артык Татарстан авылының күпмесендә сабантуй үтми икән? Үткәннәрен санап чыгу ансатрактыр, мөгаен. Моңарчы телгә алынган Өнсә кебек бердәм авыллар бик аз. Һәм күпләрендә инде егерме еллап мәйданга җыелу гадәте юк.

Унар авылны берләштергән агрофирмалар бәйрәмне төп утарда гына оештыра. Ун авылга берне. Хисап өчен. Үттеме – үтте. Вәссәләм. Ә, сезнең йөз йортлык перспективасыз авылыгызга да сабантуй кирәкме? Бигайбә, егетләр, анысына акча юк. Ләкин Сабан туе ул – хисап бәйрәме түгел. Һәр авылның үзенеке булырга тиеш. Чөнки һәр төбәктә үз традицияләре, бөртекләп җыелган, сакланган, буыннан-буынга бирелеп барган үзенчәлеге бар. Ул милли бәйрәм бит.

Тик миллилеге дә шуның гына кадәр калды бугай. Елның елында без аны цивилизация җимешләре белән “баетып” барабыз. Мәйданга парашютчылар төшерәләр, машиналар узыштыралар, аю гына биетәсе калды инде! Милли бәйрәмнән “татарча солянка” ясыйбыз. Сабантуй бәйрәмен Юнесконың матди булмаган тарихи мирас исемлегенә кертергә маташкан идек. Үзебез саклый белмәгән мирасны Юнеско гына замана җилләреннән ышыклап кала алмас шул.

Ә Сабантуйның милли үзенчәлеген югалту ярамый. Әнә, японнар бөтен дөнья буйлап йөреп, кайсы ресторанда суши дигән ризыкны ничек пешерүләренә кадәр тикшерәләр. Милли ризыклары ул, юк кына нәрсә шунда. Әгәр япон рестораны дип язылган урында сушины борынгы кагыйдәләрне бозып пешерсәләр, хуҗаларны тинтерәтеп бетерәләр, махсус “суши-полиция” оештырганнар. Хәтта шул дөгегә төрелгән балыкка да милли рух сала японнар, аны сакларга, бозмаска куша. Ә без борынгы бәйрәмне ничек кирәксә шулай әйләндерәбез. Нәрсә өчен? Кемнеңдер горурлыгына тимәс өченме?

Быел Саба районының Миңгәр авылында сумо ярышлары да оештырганнар. Күрмәдем тагын, радиодан рекламасын ишеттем. “Япон халык көрәше сумо да булачак!” – диделәр. Барып җиттек! Кайсы халык үз милли бәйрәменә чит халык атрибутикасын алып керә ди? Татар гына шулай итә. Һәм сабан туе акрынлап үзенең миллилеген югалта. Әгәр каз бәлешенә дуңгыз ите кушсаң, ул хәрам ризыкка әверелгән шикелле, сабантуйны да ят элементлар белән чүпләргә ярамый. Бәлки, сабан туен үткәрү тәртибен бер калыпка салыргадыр? Тарихилык, миллилек үзенә күрә күрсәтмә нигезендә сакланырга тиештер? Юкса, милли бәйрәмебез табигатькә чыгып, шашлык ашап, аракы эчеп кайту өчен бер сәбәпкә генә әйләнеп бара. Ә бит Сабантуй – татарның милли культурасын, җыр-моң куәтен, бай тарихын меңнәрчә кешегә җиктерү мөмкинлеге ул. Мәйдан татар мәдәниятын пропагандалау өчен менә дигән урын. Ә без елдан-ел ул миллилекне кысып чыгарабыз, үз кулларыбыз белән юк итәбез.  Бары без генә. Урысларның Лаеш районында үтә торган “Каравон” бәйрәмендә, мәсьәлән, мин татарча бер генә җыр да ишеткәнем юк. Хәер, ни көтәсең инде бездән? Бөгелмәдә “Сабантуй” дигән аракы да чыгарып яталар әле. Милли бәйрәмнең традицион эчемлеге. Безнең сабантуйга мөнәсәбәтебезне артык сүзләрсез бик шәп шәрехләүче мисал бу.

...Моннан берничә ел элек Түбән Кама сабантуена баргач, мәйдандагы күмәк тамашаны карап утырдым. Милли кием кигән дистәләрчә туташ ниндидер бию күрсәтте. Мин бер биючене генә күзәттем. Өстендә чигүле татар халык күлмәге, аягында - әллә кайдан күзгә бәрелеп торучы ап-ак кроссовка иде. Бик мәзәк иде ул күренеш. Һәм үзенә күрә символик та. Миллилегебезне күрсәтә торган. Ул бездә билдән югары гына. Ә аста – кроссовка. Җай чыгу белән күлмәкне салып ташлап йөгереп булсын өчен...

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Ирек мәйданы
№ 24 | 20.06.2008
/www.matbugat.ru
Просмотров: 5581 | Добавил: awilim | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2  
Мин горурланып куйдым Өнсәлеләр өчен,якташлар бит, чүтеки.Сүзем сабан туе турында:нигә сабан туен "празник плуга "-дип урысчага тәрҗемә колалар,дөрес тәрҗемә түгел бит.Дөресе"СВДЬБА ПЛУГА" була бит.Урыс телендә алып баручы дикторлар "дөрес итеп" укысынар иде,җәмәгатъ.МОЛОДЕС ФИРДУС!!!!мәкаләң бик урынлы,колак салучылар гына булсын.Сәламнәр һәм уңышлар теләп,авыл агае

1  
Бер урында тормый бит халык,красовканы әйтәм.Ә бәлки оныткандыр өйдә.Ләкин язган фикерләрегезгә кушылып кына кала алам.Элек халык үзе оештыра иде ә хәзер өстән акча төшерәләр,шул зур бәлешне бүлешергә теләүчеләр профи түгел бу эштә.Халык тамаша карарга гына килә.

Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июнь 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0