Среда, 18.10.2017, 17:59
Приветствую Вас Гость | RSS

Авылым

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

Син яшэсэн, без дэ яшэрбез
16.07.2008, 01:24

Син яшәсәң, без дә яшәрбез

И авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш...
Сәгыйтъ Рәмиев

Без барыбыз да авылда туып-үскәннәр. Үзен шәһәр кешесе итеп күрсәтергә теләүчеләрнең нәсел-нәсәбендә казынсак, аларнын да тамырлары берничә буыннан сон барыбер авылга тоташыр, мөгаен. Әмма һәрдаим алай булмаган. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында Идел-Чулман төбәгендә 200 дән артык шәһәр искә алынып, бабаларыбыз ватаны Гардарика, ягъни Шәһәрләр иле дип аталган. Соңрак, Казан ханлыгы яуланганнан сон, меңләгән авылның исән калган 400гә якынында көн күрергә, яшәү өчен җан асрап, көрәшеп, телен, динен, тарихын саклап, киләчәккә тапшырырга язган бабаларыбызга. Соңгы дүрт-биш гасыр дәвамында татарның тибрәлгән бишек-ватаны, дәүләтенең башкаласы да шул авыл булган. Без дә уку-тәрбия, дөньяны танып-белергә өйрәткән тормыш университетларын шунда тәмамладык. Бүген дә шул ук рухи азыктан көч алабыз әле.
Һәр буынның үз укытучылары бар. Безнекеләр — әти-әни, таякка таянган әби-бабайлар, барын да белеп-күреп торучы күрше-күләннәр иде. Үзебез дә яхшы укучылар: укытучы абый-апаларыбыз сөйләгәннәрне, күреп-белгәннәрне, дәфтәрләребез арасындагы киптергеч кебек, күңелгә сеңдереп баручы ачыгавызлы малайлар идек.
Бүген инде каршыбызда яңа буын баласы — үз кыз-улла-рыбыз. Боларның уй-фикерләре, белемгә омтылышлары башкача. Укытучының һәр әйткән сүзе дөрес, директорның һәр кушканы — канун, дип уйлаучы малай-шалайларны да тапмассың хәзер.
Шулай да миңа безнең буын баласы күпкә бәхетлерәк булгандыр кебек тоела. УЛ заманда шайтаннары, тегенди-мондый дендилары, телевизорлары, көн-төн сөйләп, җырлап торучылары юк иде. Бар да гади, табигый һәм шунысы белән бары да кадерле иде. Әниләрне тәмле әйберләр сорап та тинтерәтмәдек. Хәер, аның кибетләрендә шикәр-писүктән башка баллы әйбере юк та иде бугай. Шулай да дөреслек хакына әйтергә кирәктер: нигәдер тешләр бик еш авыртып, бәгырьләргә үтеп сызлый иде.
Без, авылдан чыгучылар-— ачы язмыш кочагына ташланучылар. Ә шәһәрдә ятимнәр яши, илсез-җирсез калучылар. Шуңа ияләшергә дә, шуның белән мактанышырга да була икән бит әле. Дөрес, без үз иркебез белән китмәдек анысы. Шулай ук куып җибәрделәр, дип әйтү дә ярамас. Мәҗбүр булгач, зур өмет-хыялларга бирелеп, үзебезне тышаудан ычкынган атлардай тоеп, бер-беребездән узыша-узыша киттек инде. Әниләрдән еракта безгә барысы да рөхсәт ителер кебек тоелды. Яраганы, ярамаганы да. Киңәш биреп, Тыеп торучысы да юк иде. Шунлыктан таптык та, югалттык та. Тик кайсысы зуррак булгандыр, бу турыда кайта-кайта уйланып, үкенәселәр алда әле. Арабызда, сирәк кенә булса да, зур урын, байлыкларга тап булучылары да очрады. һич булмаса, бәлкем, алары тормышларыннан канәгатьтер. Тик авыз тутырып алар өчен дә канәгатьлек килгәндер дип әйтә алмыйм. Шикләндерә.
Безнең табышларыбыз күбесенчә дөнья буйлап таралган, җиңел бирелгән ирек, күңел ачуга омтылышлар булды. Югалтулары исә бәләкәйдән сеңеп, җанга якың булган, әмма тора-бара үзгәреп онытылганнары дин, тел, гореф-гадәтләргә бәйле иде. Белмим, авылның шундый иркеңлек-киңлекләрендә җанга мондый тарлык каян сыйгандыр. Элек авылдан рәхәт тормыш, иркенлек эзләп киткән идек без. Инде менә арып-талып, кайчандыр безне ымсындырган шау-шулы тормыштан туйганлыктан, тынычлык эзләп авылга кайтып бару. Безне әле анда һаман яшьли сөйгән ярлар ~ болыннардагы гар-мун-моңнар көтә кебек. Гомер үлчәве дәкалгы якка чайкалган инде. Безләрдә кабат бер язмыш. Әйтемең барын да кирегә борып, үги баласыдай күреп, дулкын -Кебек читкә кага ул безне. Дөнья яшәеше буенча болай бульгрга тиеш түгел иде дә бит, тик, бер табигать буйсынуында; булса да, кешелек белән кешелексезлекнең үз кануннары шул-.
һәр авылның үз йөзе, үз төсе. Үзеңдә яшәүчеләрдән аермалы буларак, без аның ис-тәмен дә тоябыз әле. һәр авылның үз тормышы, үзгәрмәс сыйфатлары бар. һәр авылның яшәүчеләре һәм яшәтүчеләре бар. Үз игелеклеләре, үз имгәкләре дә чыга аннан. Әмма дөньясында берни дә катып калмый. Вакыт узу белән авылның көнкүреш тормышы, сыйфатлары да үзгәреп тора. Дөньясында булган бар ачы үзгәреш җилләренең авырлыгын үзендә татыган авылларны соңгы чиккә җиткермисе иде бит. Шул ук авыл хозурыннан чыккан ил җитәкчеләренең бу турыда уйланырга вакытлары бармыни?!
Бүгенге көндә авылда татар халкы җир җимертеп бушлай эшли. Эх, әзрәк акчасын да түләсәләр икән. Бер караганда татар гасыры да туа кебек. Кабат төрле буталчыклар чыгарып, элекке чордагыча бер сыер, дүрт сарык белән чикләнеп, алмагач саен налог салмасалар, бер гасыр эчендә бар Рәсәй кулындагы үз байлыгын кире тартып алачак ул. Авыл абый-апалары хәзер, соңгы сыерын сатып булса да, баласын укыта. Шул балаларга аз гына, кимендә милли төсмерләрен югалтмаслык кына дини һәм әхлакый тәрбия дә бирсәләр икән...
Дөньясы үзе дә хәрәкәттә булып, бер алдын, бер артын күрсәтә. Авылга да, шуның белән безгә — кешеләргә дә. 60—70 ел элек, бер көн эчендә бар байлыгын югалтып, Себер киткәннәрнең оныклары бүген кайтып, кабат шул байлыкларга ия була баралар. Аерма да бар. Элеккеләре мәчет-мәдрәсәләр тотып, әзме-күпме авыл, милләт казнасына акча кертсә, бүгенгеләре шул ярлы-ябагайны талап, машиналарда «трай» тибә. Хәер, барын да караңгы төсләргә буяп, барыннан да юньсезлек кенә эзләргә кирәкмидер. Әнә бит, ата-бабалары исемнәрен атап, мактарлыклары да бар. Мәчетне дә яңартканнар, зират та өйле булып, яна койма белән әйләндереп алынган.
Авыл үзе дә акрынлап элекке «беркатлылыгыннан» чыгып килә инде. Әмма халыкны сәясәт кызыксындырмый әле. Гомер буе бил бөктергән түрәләргә дә үпкәсе юк. Ни эшләсен инде, Мәскәвенә үпкәләр идең, әнә, район түрәсе түгел, үз авылыңның җитәкчеләре дә, үзен әллә кемгә куеп, барын да изеп-сытарга әзер. Күбесе баю ягын гына каера. Шулай да кешеләрнен дөньясындагы үзгәрешләрне күреп, уй-фикерлә-ренен үзгәргән чагы. Авыл белән шәһәр арасы күпкә кыскарып, үзара багланышлары да ныгый башлаган инде. Элекке чорлардагы кебек барына да ризалашып утыручыларны бик тапмассың. Аралашулары да күбрәк «син мина — мин сиңа» дигән канунга корылган. Акрынлап шәһәрнең бар унайлык-ларын үзендә туплый авыл. Әле кайчан гына безнең яланаякларның эзе катып калган сазлы урамнарга таш җәйгәннәр. Күп тә үтмәс, асфальт җәелгән бу урамнардан шак-шок кына, «кәттә» басып, җир җылысын тоеп, яланаяк йөрүдән мәхрүм калган яна буын йөрер. Алары да шәһәрнен шайтаннары, кайчандыр авылны язмыш кочагына ташлап китүчеләрнең угыл-оныклары булып калмасмы?
Татарны милләт буларак саклап калучысы да, яшәткәне дә бары бер авыл. Аның тирәсен әйләндереп алган койма, капкалары шәһәрнен таш стеналарыннан да ныграк булып чыкты. Үлем белән яшәүнең кыл уртасында калган халык үз тор-мыш-яшәешен, дин-әхлагын ныгытып кына сакланып калган. Бу иман ныклыгын Рәсәй тарафыннан дүрт гасыр буе искән хәйлә, мәкер җилләре дә какшата алмаган иде. Инде менә фән-техника заманы җиткәч, авыл киртәсе аша үтә күренмәле теле-радио дулкыннарның кереп, халыкның миен агулаган мәле. Бу үзгәрешләргә дә авыл авызын ачып карап тормас кебек. Әле Интернеты да керсә, авыл өчен шәһәрнен кирәге дә шунын чаклы гына булачак. Анын үзенең авыл кешесенә ялынып килер көннәре алда әле. Дөньясы да гомер буе шәһәр кебек гел сырты белән тормас, уйларның шөбһәләндергәне дә бар. Шул Интернетларга кереп дөнья гизүләре, интернатларда яшәгәндәй, газаплы булмасмы? Монысы турында кайта-кайта уйланасы, өметләрнең бер киселеп, бер ялганасылары алда әле.
Тагын бер заман үзгәрешен күрсәтеп, урамның як-ягыннан газ торбалары сузылган. Болары авыл халкын иң сөендергәне. Шул утын әзерләү мәшәкатенә бәйле, ярты авылны айнытмый тоткан пенсионер әбиләрнең әҗәл даруыдай күреп, үлемтек сандыкларында гына сакланучы шайтан суы юкка чыкмасмы? Исерек ир, чи утын белән җәфалануыннан икегә: ялгыз хатын, буйдак ир-атларга бүленгән ярты авыл халкы, бер-берсенә баш бирмичә яшәвеннән туктап, бәлкем, кабат авылның киләчәгенә өмет биреп, бергә кушылыр. Газ керү бар авылны айнытып, аны олы гөнаһ — аракы эчүдән дә коткарыр иде. Анын нәтиҗәләре татар дөньясына гасыр башындагы урыс «революция»сеннән дә зуррак үзгәрешләр китерергә мөмкин. УЛ гына түгел, авылны шәһәр алдында тезләндереп торган башка «җеп-баулар» да өзелә. Күпләрнең шәхси трактор, машиналары бар хәзер. Ә аның арадашчысы — авыл халкының җир җимертеп эшләү теләген тезгенлектә тотучы колхоз-совхозлар җан тәслим кылып ята бүген.
Авылның үткәндәгесе белән бүгенгесе арасында аерма зур. Анын карашлары киңәйгән саен, дөньясы тарая, һәр өйдә җиһанның ничек кайнавын, кая баруын күрсәтеп телевизорлар тора. Аннан күренгәнчә, су да баса, җир дә тетри хәзер. Ахырзаман алдыннан була торганча, халыклар төркем-төр-кем булып урам-калкулыкларга җыела. .Безне кисәтүче башка хәбәр-хәтемнәр дә җитәрлек. Тетрәнүләрнең кайберләре татар авылларында да күзәтелә. Алары әлегә чөкердәшкән стакан, авыл «мужиклары» алларында чайкалган аракы дулкыннарыннан гыйбарәт. Аның шаукымы елдан-ел ешаеп, хәвеф-хәтәр, үлем-җитемнәргә дә китерә. Бу тетрәнүләрнең татар халкына табигать бәлаләреннән дә зуррак югалтулар китерүе мөмкин әле.
Авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер. Күбесенең өйләрендә бәдрәфләр. Аларында зәңгәрсу төстәге француз унитазларын да очратырга була. Ә менә эшсез калган татар комганнарын музейга куяр өчен дә эзләп таба алмассың. Алар төсле металл җыючы пунктлар аша узып, күбесе җиз чиркәү кыңгырауларын кою өчен тотылган. Бер тамырдаш туганнарның нәсел тамырлары кибүе өметләрне күбрәк кисә. Кайда абындык та, кайда сөртендек сон без?!
Элек, без үскәндә, авылнын бар яшәеше дә төгәл үлчәнгән, уйланылган иде. Кияү, кыз табуларны да күп очракта тормыш тәҗрибәсе туплаган яучы карчыклар башкарды. «Чиләгенә күрә — капкачы» дип, үзебезгә дә менә дигән кызлар табып димләгәннәр иде. Ә юк шул, тыңламадык! Ризалашмыйча, үзебез сайлап алдык. Үткәннәр, гореф-гадәтләр белән санлашмаган буын шул без. Шуңа тормыш-көнкүрешләребез дә башкача.
Авылны искә төшереп, хәтернең әллә кайсы почмакларына таба тәгәри бу уйлар йомгагы. Тәгәри дә, әллә кайсы гомерләрдән тыныч кына йоклап яткан хатирәләрне уятып, тышка чыгара. Кечкенәдән канга сеңгән авылның җыр-моңнарын чыңлата... «Эх, дусларым, дусларым, дусларым, дус-ишләрем, сез дуслардан аерылсам, ялгыз башым нишләрмен?..» Шулай дип, бер учакта бәрәңге пешереп, җырлап үскән малайлар идек без. Гомер буе шулай бергә уйнап, иңгә-иң терәшеп, ярдәмләшеп яшәрбез кебек тоелган иде. Тик бернигә дә буйсынмаган вакыт агышы һәммәсен дә таратты шул. Сүнгән учакның көл, күмер эзләрен генә түгел, урынын да тапмассың инде хәзер. Бергә җыелыша алмауның сәбәпләре дә төрлечә... Кемнең хатыны, кем үзе юньсез булды. Кемгәдер аякны аракы, кемгәдер шайтанның башкасы чалды. Кайтыр, җыелыр көн җиткәч кенә кемгәдер акчалы эш тәкъдим иттеләр, кемнеңдер баласының, кемнеңдер баҗасының туган көне җитте... Шунлыктан Сабан туе-җыеннарда гына биш минутка очрашып, кемнеңдер мактануларын, кемнеңдер аһ-зарларын тыңлап, хәл-әхвәл белешәбез. Бала чакта кичергән тойгылар белән уртаклашып, бүгенге каткан күңелләрне алдап, азга гына булса да шул чорларга кайтып килер вакыт калмый. Хәзер без башка инде, бары авыл гына күңелне нечкәртә... Әллә нигә бер булса да бала чакка кайтарып, күңелне яшәртә. Әйе, авылга еш кайтмасаң, оныталар шул, аннан һәммәсенә дә юкка үпкәләп йөр инде.
Авылның тарихын да, киләчәген дә шәһәрдән аерып булмас инде. Без генә -түгел, элегрәк безне, балаларын, озатып калган әби-бабаңнарның да кайберләре шәһәрләрдә яши хәзер. Шунда дөнья куйгач, аларны мәңгелеккә авылга кайтаралар. Салкын җир куены кайда да бер булса да, һәркем авылны, ата-бабасы нигез-җирен кулайрак күрә. И кеше, нинди генә кырыс чүл-котыплар, сазлык-таулар, оҗмахларга алыш-тырмастай газиз ватан — кендек каны тамган җир сиңа.
Ни генә кичерсә дә, кеше күңеле өметләнмичә яши алмый инде ул. Безнең буынны азмы-күпме алдап яисә куркытып була иде әле. Бүгенгеләрне башкача уйлатып булмый инде. Соңгы вакытта, шул өметләрне аклап, яшьләр авылда кала. Берара ике дистә чамасы калган бала-чаганың да исәбе, авыл мәктәбен янадан ачарлык булып, илле-алтмышка җиткән. Тик барын да үз хәленә кайтарып булырмы? Элекке мәчет урыны яшьләр күңел ачкан клуб бинасы хәзер. Китапханә нигезендә яна мәчет. Ә без үскәндә шау-гөр килгән мәктәп урыны көтүлеккә әйләнгән. Шәт, авылның иманы чыгып бетмәгәндер. Изге йорт урыннарындагы мәдәният йортлары, китапханәләр дә һаман шул ук юнәлеш-кыйблага карап тора әле. Бары үзебез генә бераз юньсезләндек. Бер-беребезгә якынлык, туганлыгыбыз да бары йомыш төшүгә кайтып калды. Эх, бик үзгәрәсе иде дә бит, үзгәрүләре, үзгәртүләре авыр шул.
Киләчәк турында уйланганда, һәрчак аның тибрәлгән бишеге — авыл искә төшә. Аның бүгенге халәтенә бәйле милләтнең киләчәге турында уйланасын. Дөньясының бернинди үзгәрешләренә дә карамастан, иртәге көндә дә тәрбиячебез, матди вә рухи яктан да тукландыручыбыз булып калсаң иде син, Авыл!

 


Категория: Мои файлы | Добавил: awilim
Просмотров: 983 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Меню сайта

Форма входа
Категории раздела
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 75
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0