Каталог файлов
Сабанчы
| 16.07.2008, 00:44 |
Сабанчы
Язгы кырда эшли бер сабанчы, Туры атын җигеп сабанга, — Бәрәкәт бар,— ди-ди,— фәкать тезелеп, Дулкынланып үскән саламда...
— Тарт сабанны, әйдә, бахбайкаем, Эшләсәк, без ачлык күрмәбез: Башка илләр ачлык күргәндә дә, Икмәк юктан сузылып үлмәбез.
Кулга алган иркен тормышны без Сакларбыз тик фәкать эш белән; Зиннәтләрбез иркен, якты көнне Эшкә биргән изге көч белән!..
|
Категория: Мои файлы | Добавил: awilim
|
Просмотров: 997 | Загрузок: 0
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|